пятница, 30 октября 2015 г.

Шагыйрьләр солтаны - Дәрдемәнд!


Гасырлар кичте китте, ... китте еллар!
Нәбиләр, падишаһлар сөрде дәүран!
Гомерләрдер күчеп кәрван вә кәрван
Килеп кичте җиһандан канча илләр!


      Дәрдемәндгә соклану, аны зурлау никадәр табигый булса да, аның иҗатындагы тылсым һәм табышмак әле дә ачылмаган. Ни кызганыч, киң даирәләр аны аңламый яки кабул итми диләр. Ә Дәрдмәнд иҗатын өйрәтү, тарату, сынлы сәнгатьтә, музыкада чагылдыру, аның тормышын тасвирлаган музей, һәйкәлләр булдыру һаман хәл ителмәгән. Ул үзе бөек, үзе юк та кебек...

    Аның шигырьләре, фикерләү рәвеше һәм поэтикасы татар әдәбиятының иң югары ноктасы булып таныла. Күләме ягыннан зур булмаган, әмма тирән эчтәлекле, фәлсәфи һәм форма ягыннан камил булган Дәрдемәнд шигырьләре төрки халыклары әдәбиятында үрнәк булып санала. 

воскресенье, 25 октября 2015 г.

Дәрдемәнднең тууына 156 ел

    Шагыйрьнең дөньяви исеме - Закир Рәмиев. “Дәрдемәнд”, ягьни “хәсрәт кичерүче” тәхәллүсен алып, ул әдәбиятта үзен фәлсәфәче, “моңлы җан” буларак билгели. Аның иҗатында төп темаларның берсе – милләт язмышы.
    Дәрдемәнд шәхес буларак та, иҗатчы буларак та тиешенчә өйрәнелмәгән, ди әдәбият галиме Фоат Галимуллин.
    “Дәрдемәнд үзенә бертөрле шагыйрь. Ул нигездә зыялы кешеләр өчен язган. Теләсә кем аны аңлап, иҗатыннан ләззәт ала алмаска да мөмкин. Аны тыңлар өчен шактый әзерлекле булырга кирәк”, ди галим.
    Шагыйрьнең биографиясендә дә каршылыклар бар. Билгеле булганча, Закир Рәмиев инкыйлабны кабул итми, шулай да бар булган мөлкәтен яңа хакимияткә тапшырып, туган илендә кала. Рәсмән ул салкын тиюдән вафат була дип санала, гәрчә Закир Рәмиевнең ачлыктан вафат булуы чынбарлыкка күбрәк туры килә.
    “Әлбәттә, үлеме алдыннан аның матди хәле авыр була. Әмма мин аны ачтан интегеп үлгән дип әйтмәс идем. Ул еллар гомумән авыр була”, ди Галимуллин.
    Әдәбият галимнәре Закир Рәмиевнең бик укымышлы кеше булуын яза. Ул Орски өязендә мәдрәсә тәмамлагач, Төркиянең Истанбул шәһәрендә белем алган. Туган теленнән кала, төрек, гарәп, фарсы, рус телләрендә иркен аралашкан.
    Нәширлек эшенә мөккибән булган Закир чит мәмләкәттән абыйсы Шакирга төрек басма матбугатын да җибәреп тора. Шакир Рәмиевнең энесенә язган хатыннан күренгәнчә, аларның типография ачу омтылышлары да булган.
    Төркиядән кайткач, Дәрдмәнд газет ачарга талпынып карый, тик патша режимы бу вакытта татарларга матбугат ачуны тыйган. Ләкин тора-бара ул теләгенә ирешә, аның нәширлегендә Оренбурда “Вакыт” һәм “Шура” журналлары басыла.
    “Рәмиевләр татар матбугатын аякка бастыру өчен шактый күп көч куйганнар. Аларның “Вакыт” һәм “Шура” журналлары озак вакытлар чыгып килгән.
    Бу көннәрдә аңа багышлап зур конференция оештырылачак. Анда Русиянең башка төбәкләреннән дә чыгыш ясаучылар килә”, диде тел галиме Фоат Галимуллин.
    Ә “Ватаным Татарстан” газетында Дәрдмәнд турында Рәшит Минһаҗның мәкаләсе басылды.
    “Милләт язмышын хәл ителгән фаҗигале көннәрдә ул “чабаталы морза” хәленә төшсә дә, “Ни газизрәк – бу ватанмы, туган каумемме?” дигән сорауга “Сөт калыр, ватан китәр” дип, фәлсәфи җавап бирде.. Тууына инде менә 150 ел тулды, тик Дәрдмәнд иҗаты безгә һаман да хикмәт, сер булып кала. Аерым алганда, шушы сөт дигән кәлимәне генә дә галимнәр берничә төрле аңлата. Гомумән, шагыйрьне әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе”, ди журналист.
    Татар әдәбиятының классик шагыйре, алтын базлары хуҗасы, миллионер Дәрдмәнд турында “Ирек мәйданы” газеты да язма әзерләде. Журналист Римма Бикмөхәммәтова Уфадагы “Рамазан” милли мәдәни үзәге җитәкчесе, шагыйрьнең тормышын җентекләп өйрәнгән Марат Шәрипов белән әңгәмә корган.
    Марат әфәнде Рәмиевләрнең шәҗәрәсен төзегән кеше. Дәрдемәнд варислары турында ул түбәндәге мәгълүматны китерә: “Дәрдемәнд хатыны белән 9 бала тәрбияли. Аның улы Искәндәр Рәмиев репрессиягә эләгә, атып үтерәләр. Ә оныгы Бәшир Рәмиев – техника фәннәре докторы, Советлар берлегендә беренче ЭВМ авторы була. Компьютерны да татар кешесе уйлап тапкан дип әйтергә тулы нигез бар. Аның улы Искәндәр дә зур эшләрдә хезмәт итә. Дәрдемәнднең Гариф исемле улы 1917 елда Франциягә китә, Финляндиядә яши, укытучылык һөнәре белән көн күрә. Шакир Рәмиевның оныгы Адилә Италиядә зур галимә, дипломат дәрәҗәсенә җитә”, дип әйтә Марат Шәрипов.


воскресенье, 11 октября 2015 г.

Дәрдемәнднең тормыш юлы

    Дәрдемәнд (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадый улы Рәмиев) 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. 1862 елда аларның гаиләсе Орск өязендәге Юлык авылына күчеп китә. Әтисе шунда алтын прискасы ачып җибәрә. Закир башлангыч белемне гаиләдә ала, аннары Моллакай авылы мәдрәсәсендә укый. 1880 елда төркиягә китә, Истанбул шәһәрендә төрек телен, әдәбиятын өйрәнә. 1881 елның ахырында Россиягә кайткач, абыйсы Шакир белән бергәләп, нәшрият ачып җибәрү өчен тырышып йөри. Ләкин аларның бу теләкләре 1905 ел революциясеннән соң гына тормышка аша. 1906 елның 21 февраленнән алар "Вакыт" исемле көндәлек газета һәм 1908 елның 10 январеннан "Шура" исемендәге әдәби-иҗтимагый журнал чыга башлыйлар. Бу басмалар 1918 елга кадәр чыгып килә. Аларда төрле юнәлештәге әсәрләр, шул җөмләдән Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Шаехзадә Бабич һәм, әлбәттә, Дәрдемәнд әсәсрләре басылып килә. "Вакыт" газетасының аерым саннарына берничә тапкыр арест, ә редакторына штраф салына. Газетаны саклап калу өчен Дәрдемәндкә байтак тырышырга туры килә. 1912 елда шагыйрьнең абыйсы Шакир Рәмиев фаҗигале төстә һәлак булгач, газета-журнал чыгару мәшәкатьләре тулысы белән Дәрдемәнд җилкәсенә төшә.
    Дәрдемәнд I Дәүләт думасына депутат итеп сайлана. Оренбург шәһәр идарәсе әгъзасы була. Ярлыларга ярдәм, ятимнәрне тәрбияләү комитетларын җитәкли. Ул үз исәбенә чит илләрдә студентлар укыткан, татар мәктәпләре, мәдрәсәләре өчен дәреслекләр алып биргән.
    1917 елгы Октябрь революциясеннән соң ул чит илгә чыгып китми, туган туфрагында торып кала. Алтын прискаларын Совет дәүләтенә тапшыра. Башта Оренбургта яши, соңрак Орск шәһәренә кайта, мәдәният эшләре белән шөгыльләнә, татар орфографиясен камиләштерү проектларын төзи. Гражданнар сугышы беткәч, газета-журнал чыгару эшен яңартып җибәрү өмете белән яши.
    Ул, Оренбургтан кайтканда поездда салкын тидереп, 1921 елның 9 октябрендә Орск шәһәрендә вафат була.

Дәрдемәнд иҗаты

Дәрдемәнднең беренче басылып чыккан шигыре - «Үткән көннәр» (Р. Фәхретдиннең «Әсма» хикәясенә кергән). Шигырьләренең берничәсе 1902-03 тә «Тәрҗеман» газетасында басыла. Татар теленә төрек шигырьләрен һәм хикәяләрен тәрҗемә итә («Каргалының Сибгатулла хаҗига мәктүб» (1884) шигыре генә сакланган). Үзенең поэтик карашларын Дәрдемәнд «Каләмгә хитаб» шигырендә билгели:
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар - гаян ит,
Килеп кичмешләр әхвален бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар - сөйлә безгә!
    Аның иҗатының тональлеген һәм тематикасын әдәбият галимнәре «моңлы уйлар», «бабалар кабере янында күңел зары», «килеп кичмешләр әхвален бәян итү» дип билгелиләр. Дәрдемәнд лирикасында Шәрекъ традицияләре өстенлек итсә дә, тулаем алганда, Шәрекъ һәм Гареб традицияләренең тирән синтезы күзәтелә. Бу күренеш 20 йөз башы татар поэзиясенә гомумән хас (мәсәлән, Г. Тукай, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй иҗатларына). Дәрдемәнд поэзиясендә бу синтез поэтик фикерләү нечкәлекләрендә үзен нык сиздерә, мәсәлән, табигать күренешләрен төсләргә төреп тасвирлауда импрессионизм йогынтысы бар («Сеңеп җиргә...»). Бу синтез шулай ук татар шигыренең строфикасы яңаруында да («Кораб», «Кыш көннәре», «Ятам кай чакларны моңлап ...», «Бу - ул ...»), фәлсәфи-стилистик эзләнүләрдә дә сизелә. Дөньяны галәм масштабы киңлегендә күзәтү Дәрдемәнд иҗатында, бер яктан, Рудаки һәм Гомәр Хәйямнәрнең фәлсәфи лирикасына, икенче яктан, Гёте поэзиясенә килеп тоташа («Без», «Яз» һ.б.). Халык иҗатына мөрәҗәгать итеп, шагыйрь строфика һәм стиль өлкәсендә яңа ачышлар ясый («Видагъ», «Бүзләрем маналмадым»). Дәрдемәнднең пейзаж лирикасы пантеистик оптимизм белән сугарылган («Яз», «Бу - ул ...»).
    Социаль гаделлек темасы Дәрдемәнд иҗатының үзәгендә тора. Ул аны төрле аспектларда куя, халык һәм хөкемдар проблемасын традицион яссылыкта хәл итә. Гаделлекнең нигезен хөкемдарның гадел булуында күрә. Идеал итеп Дәрдемәнд Библия һәм Коръән персонажы, борынгы яһүди-христиан һәм мөселман дөньясында зур абруй казанган Сөләйманны (христиан һәм яһүдиләрдә - Соломон) ала. Хөкемдарның чын бөеклеге, Дәрдемәнднең күзаллавынча, аның гади кешене кайгыртуында чагыла. Тормыш мәгънәсенә һәм галәм серләренә шагыйрь табигать гармониясе аша төшенергә тырыша. Аның пейзаж лирикасы үзенең киң колачлылыгы һәм реалистик төгәллеге, автор һәм лирик геройның рухи һәм хисси якынлыгы, ритм, интонация, строфика һәм структура ягыннан төрлелеге белән 20 йөз башы татар поэзиясенең кабатланмас күренеше булып тора.
    Күренешләрне Дәрдемәнд гомумиләштерә, романтик сурәтләү чараларыннан файдалана. Ләкин аның поэзиясендә реалистик төгәллек үрнәкләре, детальләштерү алымнары, табигать күренешләрен биргәндә эзлекле динамика да бар.
 Шагыйрьлек бурычы турында Дәрдемәнд дөнья әдәбиятының бөек гуманистлары рухында болай дип яза:
Караңгы төн исә якын-ераклар,
Хәзин кальбемне вакла - як чыракълар:
Гарибләр, шәм-чыракъ күргәндә юлда,
Дисеннәр: бер заман бар булган ул да ...
(«Кыйтга»)
Дәрдемәнд иҗатын өйрәнгән кайбер галимнәр (Г. Халит) аның поэзиясендә фатализм өстенлек итә дип исәплиләр. Мондый рух, мәсәлән, Дәрдемәнднең «Кораб» шигырендә үзен сиздерә:
Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән кораб!
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!
Әсәрнең катлаулы метафорага нигезләнгән теле урта гасырлар татар шагыйре Котбка барып тоташа.

    Башка татар зыялылары (Г. Ибраһимов, Г. Камал, Г. Тукай), социаль-эстетик идеал эзләгәндә, милләт өчен тарихи юнәлешләр турында уйланганда, шулай ук кораб образына мөрәҗәгать итәләр. Кешелек язмышы турында фикер йөрткәндә, бу образга Көнбатыш Европа фәлсәфәчесе А.Шопенгауэр да мөрәҗәгать иткән.      Дәрдемәнднең «Кораб» шигыре шагыйрьнең  милләт язмышы өчен борчылуын чагылдыра. Үзенең кискен драматизмы, сурәтләр тыгызлыгы, яңа строфикасы, экспрессив хисчәнлеге белән «Кораб» шигыре Дәрдемәнд иҗатында гына түгел, бөтен татар поэзиясендә күренекле урын ала. Гомумән, котылгысызлыктан чыгу юлларын шагыйрь кешенең рухи үлемсезлегендә һәм мәңгелек мәхәббәт хисендә күрә («Хәят»).

 

Дәрдемәнднең (Закир Рамиев) шигырьләре

КАЛӘМГӘ ХИТАП
Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит,
Килеп кичмсшлэр пхвален бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!
Бабалар кабере янында күңел зар,
Аталар рухының армандасы  бар…
Кара туфрак тулы мазлум нидасы,
Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы ?..
Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит,
Килеп кичмешләр әхвәлен бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!
1906


ҮТКӘН КӨННӘР
И кая ул көнки бездә
Шәп торулар бар иде;
Әмма дошманнарда гамьнәр ,
Эч пошулар бар иде.
Бер заман чыгар идек без
Кырга дус-ишләр илә,
Анда уеннар, көлүләр,
Сикерүләр бар иде.
һәй, гомерләр… үтте китте…
Кая китте ул заман!
Кая ул шәп һае-һулар!
Гефтегүләр бар иде!.,
Бер вакыт бунча рәхимсез
Дәгел иде кызлары,
Анда туташларда ымнар,
Күз кысулар бар иде.
Ничә еллар үтте, әмма
Күрмәдек кызлар йөзен,
Янымызда әүвәле
Кандай сылулар бар иде.
Шигърене күргәч Закирең ,
Диде өлкәннәр дә — һай!
«Яшь чагында бездә һәм
Андый йөрүләр бар иде».
1903


ТАЛ ЧЫБЫК
Ислах сораган шәкертләргә тартамын
Ничөн суга сузыласың,
Тал чыбыккай, интегеп;
Ялварасын, борыласың,
Тилмерәсең, өзеләсең
Аккан суга күз тегеп.
***
Япракларың кылтырый…
Эчеп канасың  килә!
йөгерә, кача су чылтырый,
Кояш нурында елтырый
һәм кача ул һәм көлә!
1906


ЯЗ ЧӘЧӘГЕ
Мәдрәсәм Мөхәммәдиягә тартыладыр
Килер-килмәс борын гөрләп матур яз,
Ничек бөкдең умырзая җилекне.
Исәр-исмәс икән таңда җил,
Ничөн кызганмадың, түктең гөлеңне?
1906
КИЧӘ КҮР, ИРКӘМ…
Кичә күр, иркәм, нидер иткәннәрем,
Гамь заманында яман әйткәннәрем.
Күргәнең миннән яфаларны оныт—
Әйдәмә яд, ул хафаларны оныт!
Әмма шул көннәрне, кем, булган иде,
Гыйшык илән моңлы күңел тулган иде.
Уйнашыр, уйнар идек без мәңгү шад,
Шул заманнарны онытма, әйлә яд!
1906


КЫЙТГА
һөҗүм иткән фәләк  җир-җир корып дам ..
Ишет милләтнең ул фөрьяд вә зарын!
Сине бер хам тимер зан кылган ул хам…
Чыгар кындан каләм — тел зөлфикарын!
1906


ЯНГЫР
Көн кызды, кызды һава монарланып ,
Сагымлап кыр белән дала чобарланып.
һава тымык—гшылт итми!.. Кысылды тын:
Ядгыр көтә җирнең йөзе комарланып…
Күренде күк йөзендә кара болыт,
Болганып гайрәт белән ужарланып ,
йөгертеп өермәләр, истереп җил
Ачулы Килә атылып, йомарланып…
Ялт! итте яз кылычы кыеп күкне,
Бушанды күк — яңгырны коеп түкте.
Күк селкенеп украна, җир сыгыла,
Нәдер итеп ходаемга халык сыгына.
Мал чулашьш  уртага алып балаларын,
Баш ияләр куеп арка җил агына.
Күк ярылып чатырдый, тау шаңгырый,
Шифалы ява коеп яз яңгыры,
Җан-җәнлек су тавышы тулды җиһан,
Шаулый-гөрли җирнең йөзе, күк яңгырый.
1906


КЫЙТГА
Ятимнәр күңелене кырдың, җимердең,
Көчең җитсә, бу зиндан ишеген ват-
Туган, алдауда мин синнән калышмам.
Күрим сине, я бу солдатны алдат!
1906


УРАМ ЕГЕТЛӘРЕНӘ…
Чамасы, гыйльме шәп матур егетнең,
Кай эчке — кайда барыннан хәбәрдар.
Эчеңдәген белә шеша тышыннан —
Өнәр бар ирдә, бакчы; зур өнәр бар!

1906